Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.05.2021, 16:05

Балалар театр коллективларының Бөтенроссия фестивале Казанда көз көне узачак

Конкурсантлардан катнашу өчен гаризалар 1-нче июльгә кадәр кабул ителә.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). 6-нчы сентябрьдән 10-нчы сентябрьгә кадәр Казан яшь тамашачылар театрында «NEXT буыны» Бөтенроссия фестивале узачак. Анда балалар театр коллективлары һәм барлык жанр спектакльләре белән инклюзив иҗат берләшмәләре катнашачак. Шулай ук фестиваль программасына театр сәнгате өлкәсендәге иң яхшы белгечләрдән мастер-класслар һәм тренинглар керәчәк.

Экспертлар советы 10 иң яхшы спектакльне сайлап алачак, аннан соң 4 спектакль – финалистны сайлаячак. Аларны берничә категориядә билгелиләр: кече мәктәп яше (7-10 яшь), катнаш төркем яки урта мәктәп яше (11-13 яшь), өлкән төркем (14-18 яшь) һәм 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге катнашучылар өчен иң яхшы инклюзив спектакль.

Карау нәтиҗәләре буенча жюри фестивальнең лауреатларын билгеләячәк: «Спектакльнең иң яхшы режиссурасы», «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса», «Иң яхшы актерлык ансамбле» һәм «Иң яхшы сценография».

Фестивальдә катнашуга гаризалар 1-нче июльгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Островский урамы, 10, «Казан дәүләт яшь тамашачы театры» дәүләт бюджет учреждениесе яисә электрон адреска: zavpedtuz@yandex.ru, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

«NEXT буыны» балалар театр коллективларының беренче фестивале Казанда 2019 елда узды. Анда бөтен Татарстаннан 30-га якын коллектив һәм 600 яшь артист катнашты.

Барлык яңалыклар