Тест биремнәре 25 сорауны үз эченә ала.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Экодиктант тест форматында уза, бу 25 сорауны үз эченә ала. Биремнәрне үтәүгә 45 минут вакыт бирелә. Илнең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр дә үз белемнәрен порталда сынап карый ала.
Акцияне оештыручылар – ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы,ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «Равноправие » автоном коммерцияле булмаган оешмасы, «Ангел-ДетствоХранитель» гомумрәсәй иҗтимагый хәрәкәте һәм «Федераль балалар экология-биология үзәге» өстәмә белем бирү учреждениесе.