Кабан күле яр буендагы Зәйни Солтан скверында шәһәрлеләр өч Россия кинокартинасын күрә алачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы август). 27 нче августта, Бөтенроссия кино көнендә, Кабан күле яр буендагы Зәйни Солтан скверында ачык һавада фильмнар күрсәтү һәм концерт узачак.
Шәһәр халкы «Кино һәм музыка» проекты кысаларында илебезнең өч кинокартинасын карый һәм музыкаль хитлар тыңлый алачак. Тамашачылар алдында The Road Казан рок мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясаячак.
Бу кичтә ачык һавада «Пара из будущего», «Чемпион мира» һәм «Последний богатырь. Посланник тьмы» фильмнары күрсәтеләчәк.
Чара 19:30 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип хәбәр ителә «ТатарКино»ның «Вконтакте» социаль челтәрендәге берләшмәсендә.