В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төп вакыйгалар Горький исемендәге паркта булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). Киләсе шимбә көнне, 10-нчы августта, Казан Бөтенроссия физкультурачылар көненә кушылачак. Ул өч мәйданчыкта узачак: Горький исемендәге паркта, Пляж спорт төрләре үзәгендә һәм «Миллениум» күпере янындагы территориядә.
Төп вакыйгалар үзәк мәйданда – Горький исемендәге паркта булачак. Биредә 9.15 сәгатькә шәһәр халкын зумба дәресләренә көтәләр, 9.25 сәгатьтә яшь спортчыларның чыгышлары башлана, теләге булган һәркем 9.40 сәгатьтә фитнес-зарядкага кушыла ала, ә 10.00 сәгатьтә чараның ачылу тантанасы планлаштырылган. Биредә Шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук спорт ветераннарын, физик культура өлкәсенең әйдәп баручы хезмәткәрләрен, спорт мастерларын һәм спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне бүләкләячәкләр.
10.00 сәгатьтән шулай ук мәйданчыкларда чаралар башланачак: көч спорт төрләре фестивале, киберспорт һәм шахмат буенча турнирлар, брейк-данс һәм пычак ыргыту буенча Казан чемпионатлары, керлинг, футбол буенча Казан кубогының финал уеннары һәм чирлидинг фестивале.
«Миллениум» күпере астында Физкультурачылар көне кысаларында спорт чаралары 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр планлаштырылган. Биредә казанлылар урам баскетболында 3х3 «Кызгылт сары туп» һәм «Квадрат короле» ишегалды уенында үз осталыкларын күрсәтә алачак.
9.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Пляж спорт төрләре үзәгендә пляж волейболы, гандбол һәм футбол буенча турнирлар узачак, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.
Теркәлү турында мәгълүматны сылтама буенча табарга була.