Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.11.2019, 17:22

Бөтенроссия Кыш Бабае «Калейдоскоп» паркында яшь казанлылар белән очрашачак

Казанда тылсымчы социаль учреждениеләрдә, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь, Алсу Сафина). Казанга Бөек Устюгтан Кыш бабай килде. Бүген һәм иртәгә әкияти тылсымчы социаль учреждениеләргә барачак, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә булачак. 30-нчы ноябрьдә Кыш Бабай шәһәр яшьләре белән «Калейдоскоп» паркында узачак зур бәйрәмдә очрашачак. Бүген «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган матбугат конференциясендә Бөтенроссия Кыш Бабае тылсымчыга күбрәк нинди теләкләр белән мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде.

Кыш Бабайның НТВ телеканалы белән берлектә үткән күп көнлек сәяхәте 9-нчы ноябрьдә Красноярск шәһәреннән башланды, Татарстан башкаласына, исәп буенча унынчы шәһәргә, төп Яңа ел герое Пермьнән килде. Матбугат конференциясе башланыр алдыннан Казанда Татарстан җирендә Кыш Бабайны аның «хезмәттәше» – җирле Кыш Бабай сәламләде. Ел буе күрешмәгән ике тылсымчы күптәнге якын дуслар кебек очрашты. «Синең белән безнең алда бик күп мөһим тылсымлы эшләр тора. Сиңа көч, сәламәтлек, елмаю һәм теләкләрнең тормышка ашуын телим», - дип теләде Татарстанның Арча районындагы тылсымлы резиденциясенә киткән җирле Кыш Бабайга Бөек устюг Кыш Бабае.

Кыш бабай билгеләп үткәнчә, Казанда аңа күрсәтелгән кунакчыллык һәрвакыт сизелә. Тылсымчы соңгы елда шәһәрдә булган барлык вакыйгалар, шулай ук якын арада планлаштырылган чаралар турында хәбәрдар икән. Мәсәлән, WorldSkills Kazan 2019 стандартларының һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионаты турында. «Бу бик куанычлы, чөнки һөнәрчеләр, оста кешеләр зур илебездә үз хезмәтләре һәм иҗаты белән дан тотканнар», - диде Кыш Бабай. Шулай ук 2020 елда Татарстан билгеләп үтәчәк ТАССРның100 еллыгы турында да белә икән. Тылсымчы шулай ук узган ел скандинавия йөреше белән шөгыльләнгән Казан тормыш сөючеләренә сәлам һәм теләкләрен тапшырды.

Бер ел эчендә тылсымчы бөтен дөньядан меңләгән хат ала. Мәсәлән, 2018 елда Бөек Устюгка 112 илдән 230 меңнән артык хат килгән. Күбәләк канатлары, су кызы койрыгы, вертолетта очу, дельфиннар янына сәяхәт, циркка бару һәм Кыш бабай белән очрашу - балалар тылсымчыдан шул хакта һәм башка әйберләр сорый икән.

«Иң дулкынландыргыч хатлар һәм тарихлар – без һәр көнне шәһәрләр буйлап сәфәребез вакытында сөйли торганнары. Бик катлаулы, «яңа ел» тарихлары. Кызганычка каршы, мин социаль ятимлекнең нәрсә икәнен беләм, социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр өчен игътибар мөһим, ә балалар аннан мәхрүм ителгән, - дип сөйләде Кыш Бабай. - Без хастаханәләргә балаларга, аларның ата-аналарына ярдәм итәргә барабыз». «Үзләре турында язмаган тарихлар да дулкынландыра», - дип өстәде ул.

Кыш бабайның Казанга килү программасында - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 7-нче номерлы мәктәп-интернатка бару, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру үзәгенә булу каралган. Әкиятче шулай ук Казанның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм үсеш үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләнүче берничә гаиләсендә булачак. «Кешеләр белән бүлешкән шатлык арта, ә башкалар белән бүлешкән авыртуның кискенлеге бераз кими төшә. Шуңа күрә мин һәрвакыт әйтә киләм: битараф булмагыз, сезнең ярдәмегез кирәк булырга мөмкин кешеләрне күрә белегез. Чөнки кайчагында тылсымчы булу өчен моңсу кешегә елмаю бүләк итү дә җитә, бу инде игелекле эш булачак», - дип ышана Кыш Бабай.

30-нчы ноябрь көнне 13.30 сәгатьтә Кыш Бабай «Калейдоскоп» паркында яшь казанлыларны көтә. «Биербез, җырларбыз, Кыш бабайның, һәрвакыттагыча, сюрпризы бар», – дип билгеләп үтте НТВ телеканалында «Сегодня» программасын алып баручы Айна Николаева.

Игорь Крутойның Популяр музыка академиясенең Казан филиалы укучылары да журналистлар белән «әкияти очрашу» да булды. Алар яңа ел төнендә тылсымчының бүләкләр калдыру өчен өйгә ни рәвешле эләгүен чамаларга тырыштылар. Бер өйдән икенче өйгә космик тизлек белән йөрергә аңа тылсымлы таягы булыша икән. Балалар Кыш Бабайдан капчыгында күпме бүләк булуы, аларны кайчан әзерли башлавы, ни өчен тылсымчы булырга уйлавы белән кызыксындылар.

Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Казан балаларын котларга һәм алар белән очрашырга вакыт табуы өчен Кыш Бабайга рәхмәт белдерде. Казанда игелекле эшләр дәвам итә – бүген «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Игелекле дулкын» бөтенроссия фестиваленең финал этабы старт алды, аның гала-концерты 2-нче декабрьдә узачак. «Бөек Устюгтан килгән Кыш Бабай безнең балаларны онытмый, аларны котлый, моны зур җылылык белән эшли, – дип билгеләп үтте А.Абзалов. - Игелек эстафетасын без зур рәхмәт белән кабул итәбез».

Казаннан соң Кыш Бабай Самарага юл тотачак һәм Россия шәһәрләре буйлап сәяхәтен дәвам итәчәк. 52 көнлек тур Мәскәүдә зур боз фестивале белән тәмамланачак.

Фоторепортаж
Казанга Бөек Устюгтан Кыш Бабай килде, 29.11.2019
Видеорепортаж
29.11.2019 15:22
Казанга Бөек Устюгтан Кыш Бабай килде
Барлык яңалыклар