Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2020, 17:35

Бөтенроссия Кыш Бабае Казан балаларының хыялларын тормышка ашырачак

Санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында кышкы тылсымчы балаларны онлайн-режимда тәбрик итәчәк.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь). Яңа ел алдыннан Бөтенроссия Кыш Бабае Казан балаларының хыялларын тормышка ашырачак. Быел санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында Бөек Устюгтан кышкы тылсымчы балаларны шәхсән үзе котлый алмаячак. Балалар теләкләрен үтәү һәм виртуаль сәяхәт турында Бөтенроссия Кыш бабае НТВ каналында һава торышын алып баручы Андрей Скворцов белән бергә бүген «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган матбугат конференциясендә сөйләде. Очрашу онлайн-режимда узды.

Менә инде бишенче ел Бөтенроссия Кыш Бабае, НТВ командасы белән бергә, ил шәһәрләре буйлап хәйрия сәяхәте үткәрә һәм балаларны үсеш үзенчәлекләре һәм авырулары, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шулай ук катлаулы тормыш хәленә эләккән гаиләләрдән котлый.

Дүрт ел эчендә Кыш Бабай 51 мең чакрым юл узган – Владивостоктан Калининградка кадәр, 330 балалар социаль учреждениесендә һәм 300 күп балалы һәм аз керемле гаиләдә булган һәм 500 тонна бүләк тапшырган.

Быел Кыш бабай санитар-эпидемиологик шартлар аркасында шәһәрләр буйлап йөрмәячәк, әмма балаларны бүләкләрсез һәм игътибарсыз калдырмаячак. «Быел иң мөһиме – куркынычсызлык, шуңа күрә безнең сәяхәт онлайн- форматта уза», – дип мөрәҗәгать итте балаларга Кыш Бабай.

Әкият тылсымчысының виртуаль сәяхәте 36 торак пунктны колачлаячак – бу 4 ел эчендә рекордлы сан. Ул Сахалин, Владивосток, Якутск, Новосибирск, Абакан, Кызыл, Улан-Удэ, Барнаул, Чиләбе, Төмән, Екатеринбург, Саратов, Самара, Пермь, Чабаксар, Ижевск, Казан, Саранск, Йошкар-Ола, Уфа, Түбән Новгород, Сочи, Владикавказ, Симферополь, Элисты, Кизилюрта, Майкопа, Санкт-Петербург, Мурманск, Калининград, Сыктывкар, Петрозаводск, Воронеж, Красногорск, Химки һәм Мәскәү балаларын тәбрик итәчәк.

«Быел без рекордлы санда шәһәрләрне колачлый алдык, беркем дә игътибарсыз калмаячак», – дип билгеләп үтте Кыш Бабай. Быел, кышкы тылсымчы сүзләренә караганда, аның почтасына Казаннан бик күп хатлар килгән, шуларның өчесен сайлаган.

Сабировлар гаиләсендә сигез бала. Ике ел элек аларның әнисе үлгән. Кече балалар өстеннән опекунны Настяның өлкән апасы алды – ул вакытта аңа 19 яшь иде. Хәзер ул балигъ булмаган биш бала тәрбияли: 16 яшьлек Аняны, 11 яшьлек Диманы, 9 яшьлек Арменияне, 8 яшьлек Юраны һәм 6 яшьлек Лизаны. Күптән түгел Лизага саңгыраулык диагнозы куйдылар. Киләсе елда кыз беренче сыйныфка барачак һәм гадәти мәктәптә укыр өчен аңа кыйммәтле ишетү аппараты кирәк. Лиза һәм аның гаиләсенең хыялын Кыш Бабай үтәячәк, шулай ук кышкы тылсымчы якын арада алар белән элемтәгә чыгачак һәм шәхсән Яңа ел белән котлаячак.

Шулай ук Татарстан башкаласында кышкы тылсымчы һәм НТВ командасы Сираҗетдинов гаиләсе белән онлайн-форматта очрашачак. Гаиләдә игезәкләр Артур белән Артем үсә, аларга 8 яшь. Малайлар йөклелекнең иртә срогында туган, алар бик күп тернәкләндерү курсларын узган, тик шулай килеп чыккан ки, Артур – тулысынча сәламәт малай, ә Артемның авыр дәрәҗәдәге ДЦП. Кыш Бабайга уллары Айдарның әтисе хат язган. Ул Артемның тикшерүче булырга теләве турында сөйләде, ул Леонид Каневский алып бара торган «Тикшерү алып барды...» тапшыруының зур җанатары. Малай үзенең кумирыннан – Леонид Каневскийдан Яңа ел белән котлау алырга тели. Кыш бабай бу очрашуны һичшиксез оештырачак.

Ә тагын кышкы тылсымчы һәм Андрей Скворцов «Альпари» гаиләләргә ярдәм үзәге егетләре белән танышачак. Наталья, аутизмлы сабыйның әнисе, тормышта бик күп хәсрәтләр кичергән, ләкин яхшылыкка ышанычын югалтмаган һәм үзләре дә башкаларга: өлкән кешеләргә, аз керемле гаиләләргә, хайваннар приютларына ярдәм кулы сузган үзенчәлекле балаларының әниләрен җыйган. Наталья Кыш Бабайга хат язып, үзенчәлекләре булган балаларның иң көтеп алынган теләкләре – Бөек Устюгтан килгән чын Кыш бабай белән очрашырга һәм төштә түгел, ә чынлыкта аэроторбада очарга теләкләре турында сөйләде. Кышкы тылсымчы бу хыялны да тормышка ашырачак.

Матбугат конференциясе азагында Кыш бабай үзенең хыялы турында сөйләде. «Яңа ел төнендә мин киләсе елда сезнең белән һичшиксез күзгә-күз карап очрашу турында теләк теләячәкмен. Могҗизага ышаныгыз, ул сезгә килер», – диде Кыш Бабай.

Барлык яңалыклар