Тылсымчы белән очрашу Урицкий ис. паркта узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь). 1 декабрьдә Бөтенроссия Кыш бабае НТВ телеканалы командасы белән бергә Казан халкын якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәчәк. Кышкы тылсымчы белән очрашу 12.00 сәгатьтә Урицкий ис. паркта "Мәскәү" мәдәният үзәге янында узачак. Моннан тыш, Татарстан башкаласында ике көн дәвамында ул социаль учреждениеләрдә, хастаханәләрдә булачак һәм күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларга бүләкләр бирәчәк.
Кыш бабайның Россия буенча сәяхәте 8 ноябрьдә башланып китте. Һәр шәһәрдә ул социаль учреждениеләрдә бәйрәм оештыра, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларның теләкләрен үти, шулай ук шәһәр халкы өчен зур чара оештыра. Быел кышкы тылсымчы командасын волонтерлар тулыландырды.
2016 елдан башлап Кыш Бабай 35 000 км юл үтеп, 200-дән артык социаль учреждениедә һәм 150 гаиләдә булды, 175 тонна бүләк тапшырды. Быел кышкы тылсымчы илебезне төньяктан алып көньякка кадәр колачлый. Ул 22 шәһәрдә булачак: Красноярск, Томск, Барнаул, Кемерово, Новосибирск, Омск, Төмән, Екатеринбург, Чиләбе, Пермь, Казан, Ижевск, Түбән Новгород, Саратов, Краснодар, Воронеж, Тула, Санкт-Петербург, Череповец, Вологда, Ярославль һәм Мәскәү.