В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мондый карар коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле кабул ителде.
Фото: Марат Мугинов
Форум ел саен Татарстан башкаласында республика һәм илнең социаль тирәлеген яхшырту һәм тәҗрибә уртаклашу өчен йөзләгән хәйрия проектлары җитәкчеләрен җыя. Быел чара «Хәйриячелекне үстерү өчен импульс буларак пандемия» слоганы астында узарга тиеш иде, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасында.
«Безгә, әлбәттә, кызганыч, әмма бүген барыбызга да акыл белән карарга һәм киңәш-тәкъдимнәрне үтәргә кирәк», – дип белдерде «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Марат Исмәгыйлев.
Форум яңалыклары һәм «Игелекле Казан» ның башка инициативалары турында социаль челтәрләрдә яки проектның рәсми сайтында күзәтеп барырга мөмкин.