Анда илнең 14 шәһәреннән 400-гә якын спортчы катнашачак.
Фото: minsport.tatarstan.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). 8-нче октябрьдән 12-нче октябрьгә кадәр Казанның Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә ишкәкле спорт буенча берьюлы берничә ярыш узачак. Студентларның ишкәкле лигасының финал этабы, Студентлар арасында академик ишү буенча Бөтенроссия ярышлары һәм Татарстан югары уку йортлары командалары катнашында традицион Студентлар регаты-2020 узачак.
Ярышларда 400-ләп спортчы катнашачак, алар Россиянең 14 шәһәреннән 30-лап команданы тәкъдим итәчәк. Иң көчлеләрне 2 мең метрлы стандарт олимпия дистанциясендә көймәләрнең барлык классларында (ялгыз йөзә торганнардан сигезле көймәләргә кадәр) ачыклаячаклар. Стартка ир-атлар да, хатын-кызлар да чыгачак.
Бөтенроссия ярышлары кысаларында көймәләрнең вак классларында призерлар һәм җиңүчеләрне 9-нчы октябрьдә ачыклаячаклар, ә ишкәкле спортның «мастодонтлары» – койрыкчы белән сигезле класслары – 10-нчы һәм 11-нче октябрьдә стартка чыгачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.