Анда илнең 21 төбәгеннән спортчылар катнашачак.
Фото: ТР Спорт министрлыгы
Ярышларда катнашуга Россиянең 21 төбәгеннән 11-дән 16 яшькә кадәрге 500 егет һәм кыз гариза биргән. Татарстанны Казаннан, Әлмәттән, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан, Чистайдан һәм республиканың башка шәһәрләреннән 19 команда спортчылары тәкъдим итәчәк.
Ачылу тантанасы 5-нче декабрь 10.00 сәгатьтә булачак. Финал очрашулары, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү 17.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Ярышлар, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, барлык куркынычсызлык чараларын исәпкә алып, тамашачыларсыз узачак.