Турнирда бөтен илдән 250 гә якын яшь көрәшче катнашачак
2025 елның 15 – 17 февралендә Казан 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышларын кабул итәчәк. «Ак Барс» көрәш сараенда Россиянең төрле төбәкләреннән 250 ләп спортчы җыелачак.
Бөтенсоюз һәм халыкара турнирларда җиңүчеләр Наил Измайлов, Герман Новиков һәм Илдус Мөхәррәмов истәлегенә багышланган ярышларны Татарстан башкаласында тугызынчы тапкыр үткәрәчәкләр, дип хәбәр иттеләр ТР Спорт көрәше федерациясендә.
«Ак Барс» көрәш сараенда тамашачылар 16 – 17 февральда ярышларны карый алачак, керү ирекле, дип ачыклык керттеләр. Турнирлар 10:00 нан башлана.