В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм чаралары 23 һәм 24 апрельгә билгеләнгән
Денис Гордийко фотосы
Бу атнада, 23 һәм 24 апрельдә, Татарстан башкаласында изге Варсонофийның вафатына 450 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары уздырыла. Бәйрәм программасына төнге уяу тору йоласы, бәйрәмчә илаһи литургия һәм «Ренессанс» камера оркестры, «Генезис» яшьләр хоры концерты кертелгән.
23 апрельдә Казан кафедраль соборында (Большая Красная урамы, 5) төнге уяу тору йоласы үткәрелә. Чара 16:00 сәгатьтә башлана.
Икенче көнне, 24 апрельдә, 09:00 сәгатьтә Казанның могҗизалар кылучы изге Варсонофий гыйбадәтханәсендә (Толстой урамы, 4/47) бәйрәмчә илаһи литургия оештырыла. Аннары 11:00 сәгатьтә «Ренессанс» камера оркестры һәм «Генезис» яшьләр хоры чыгыш ясаячак.
10:30 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр гыйбадәтханә территориясендә осталарның хәйрия ярминкәсе ачыла, дип хәбәр итә Казан епархиясе идарәсе.