Шәһәрлеләр Россия яшь режиссерларының иң яхшы 10 кыска метражын карый алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). 7-нче августта Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивале узачак. Шәһәрлеләр Россия яшь режиссерларының иң яхшы 10 кыска метражын карый алачак.
Чара ике мәйданчыкта оештырыла: Аксенов скверында «Мир» кинотеатры янында, шулай ук Залесный бистәсенең мәдәни үзәгендә. Сеанслар 20.00 сәгатьтә башлана, керү - ирекле, дип хәбәр итә «Татаркино» матбугат хезмәте.
Фестиваль алтынчы ел рәттән үткәрелә һәм Россиянең меңнән артык шәһәрен колачлый. Яшь авторларның кыска метражлы фильмнарын карау өчен яр буйларына, мәйданнарга һәм шәһәр урамнарына миллионнан артык тамашачы чыга.