Россиянең мактаулы кан доноры Екатерина Фролова белән open-talk планлаштырылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче июнь). Бүген, 14 нче июньдә, «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә Бөтендөнья донор көненә багышланган лекцияләр циклы узачак.
Галим-химик, DonorSearch проектына нигез салучы һәм җитәкчесе Руслан Шекуров «Донорлык турында: канны ничек һәм ни өчен тапшырырга? Бу ничек эшли?» дигән лекция белән чыгыш ясаячак. «Кан плазмасын донацияләү» лекциясен «Росплазма» донорлык үзәгенең Казан филиалы мөдире Асия Хөсәенова һәм табиб-трансфузиолог Юлия Вәлиуллина укыячак. Шулай ук Россиянең мактаулы кан доноры Екатерина Фролова белән open-talk булачак.
Беренче килүчеләр Казанның бер клиникасыннан донациягә кертелү өчен бирелә торган түләүсез кан анализына купоннар алачаклар. Купоннар саны чикләнгән, дип хәбәр итә «Штаб» резиденциясе матбугат хезмәте.
Лекцияләр 19:00 сәгатьтә Татарстан урамы, 20 (2 нче кат) адресы буенча башлана, аларга теләге булган һәркем килә ала. Теркәлү буенча керү ирекле, урыннар саны чикләнгән.