Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.09.2021, 12:56

Казанда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын 2023 елның гыйнварына күчерделәр

Мондый карар коронавирус пандемиясе һәм «дельта» штаммы таралуга бәйле рәвештә кабул ителде.

Фото: minsport.tatarstan.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Казанда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2023 елның гыйнварына күчерелде. Мондый карарны, коронавирус инфекциясе пандемиясе һәм «дельта» штаммы таралу сәбәпле, Special Olympics халыкара оешмасы кабул итте.

Чараны күчерү турындагы карар Россия Хөкүмәте, Татарстан җитәкчелеге, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хезмәткәрләре һәм авыруларны профилактикалау һәм контрольдә тоту үзәкләре белән эпидемия ситуациясе турында фикер алышканнан соң кабул ителде, дип хәбәр ителә РФ Спорт министрлыгы сайтында.

Искәртеп узабыз, Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Татарстан башкаласында 2022 елның 22-нче гыйнварыннан 28-нче гыйнварына кадәр узарга тиеш иде. Уеннарның спорт программасына җиде спорт төре буенча ярышлар кертелгән: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы узышы, фигуралы шуу, шорт-трек һәм кар өстендә йөгерү.

Бөтендөнья Махсус Олимпиада уеннары – интеллект үзенчәлекләре булган кешеләр өчен чын-чынлап инклюзив дөнья булдыруга юнәлтелгән иң абруйлы спорт чараларының берсе. Уеннар һәр ике ел саен, чиратлашып җәйге һәм кышкы чорда үткәрелә.

1968 елда нигез салынган Махсус Олимпиада интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган кешеләрне дискриминацияләүне туктатуга юнәлтелгән халыкара хәрәкәт булып тора һәм спортны үстерү һәм мәгариф, сәламәтлек саклау һәм лидерлык өлкәсендәге программаларны эшләү ярдәмендә барлык кешеләрне инклюзияли. Махсус олимпия хәрәкәте ел саен 30-дан артык спорт төре буенча 100 меңнән артык уен һәм ярышлар оештыра һәм 6 миллионга якын спортчыны һәм юнифайд-партнерларны, шулай ук 190 илдә 1 миллионнан артык тренер һәм волонтерларны берләштерә.

Россиядә физик культура белән шөгыльләнүче 130 меңгә якын кеше исәпләнә, алар өчен ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге 5 меңгә якын физкультура чарасы уздырыла. Хәзер Россиянең 62 төбәгендә төбәк бүлекләре эшли. Интеллектуаль тайпылышлары булган Россия атлетлары ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча халыкара турнирларда катнаша, анда алдынгы урыннарны били.

Барлык яңалыклар