1293 гаилә социаль ипотека буенча фатир сатып алган.
Фото: Денис Гордийко
Халыкта социаль ипотека программасы әле дә популяр. Казан Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсетдинов 2020 елдан башлап программада торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләр катнаша алуын искәртте. 2021 елда соципотека буенча фатирларны 1293 гаилә алган, шуларның 419ы – яшь гаиләләр һәм 874е – бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең гаиләләре. Узган елдан алып программа катнашучысы булу өчен Күпфункцияле үзәк аша яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша документлар тапшырырга мөмкин, дип хәбәр итте Ренат Шәмсетдинов.
Р.Шәмсетдинов аерым категория кешеләрне – Бөек Ватан сугышы ветераннарын билгеләп үтте. Бүгенге көндә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә алынган ветераннар торак белән тәэмин ителгән. 2021 елда 8 ветеран һәм аларның гаилә әгъзалары торак алуга субсидия алган. Программаның гамәлгә кертелгәннән бирле – 2006 елдан алып – торак шартларын Бөек Ватан сугышында катнашкан 1624 кеше һәм аларның гаиләләре әгъзасы яхшырткан.
Казанда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын гамәлгә ашыру да дәвам итә. 2021 елның этабы кысаларында 100 торак йортка 13 авария хәлендәге йортны күчерү планлаштырылган иде, аларда 294 кеше яши. Хәзерге вакытта 263 кеше күченеп беткән, калганнары күченү эшләрен дәвам итә. Узган елның сентябрендә 2022 елның этабын тормышка ашыру башланды, ул 267 торак йортка 18 йортны күчерүне күздә тота. 164 гаилә яңа фатирдан ачкычларны алган инде.
Исегезгә төшерәбез, декабрь ахырында Мәскәүдә узган зур матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин авария хәлендәге торакны бетерү федераль программасын озайту турында игълан итте. Аңа 2017 елның 1 нче гыйнварыннан соң авария хәлендә дип табылган йортлар кертеләчәк.
Торак сәясәте идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда хроник авыруларның авыр формалары булган һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак исәптә торучы инвалид балалар тәрбияләнә торган аз керемле 11 гаилә социаль наем шартнамәсе буенча торак белән тәэмин ителгән. Гражданнарның әлеге категориясенә торак бирү азат ителгән муниципаль торак фонды хисабына гамәлгә ашырыла. Чиратта тагын өч өлкән инвалид кала.
«Идарә буш торган торак урыннарын интенсив эзли. 2021 елда без Казанның торак фондын азат ителгән һәм иясез калган мөлкәт хисабына 54 торак урынга тулыландыра алдык», – дип хәбәр итте Ренат Шәмсетдинов.
Узган елда «Фон» һәм «Свей» компанияләре төркемнәренең 30 проблемалы торак йортының соңгы 8е файдалануга тапшырылган. Алданган 2326 өлешченең хокуклары торгызылган. Казанда 368 фатирлы тагын өч проблемалы торак йорт бар.
Казанның Торак сәясәте идарәсе контролендә 49 төзүче эшчәнлеге тора, алар 1 млн кв метрдан артык мәйданда 89 өлешле төзелеш объектын төзиләр.