Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.12.2021, 17:15

Казанда 10 гына көнгә Кави Нәҗми һәм аның хатыны Сәрвәр Әдһәмовага багышланган күргәзмә ачылачак

Килүчеләрне кызыклы экспонатлар гына түгел, Кариев исемендәге театр актерлары һәм музыкантлар катнашында перформанс да көтә.

Фото: kamala.tatmuseum.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь). 15-нче декабрь көнне Татар китабы йортында (Шәриф Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее) Кави Нәҗми һәм аның тормыш иптәше Сәрвәр Әдһәмова турында «Аларның сүнмәс уты...» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Ул язучы һәм тәрҗемәченең 120 еллыгына багышланган. Музей хезмәткәрләре аны гадәти булмаган форматта әзерлиләр: тамашачыларны Кариев театры актерлары һәм музыкантлар катнашында перфоманс көтә.

Хәзерге вакеытта Татар китабы йортында гаиләнең китапханәсе саклана. Күргәзмәдә Кави Нәҗминең документлары, фотосурәтләре, күпсанлы хатлары тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә ачылганнан соң, «Совет чорыннан соң вакытта мемориаль мәдәният: Кави-Сәрвәр, яки йөзләр аша тарих» дигән панель дискуссия узачак. Аның темасы – Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова иҗатының актуальлеге, аларның әдәби процесска йогынтысы; аларның кешеләр өчен үрнәк булырлык язмышлары, хәзерге Россиядә мемориаль мәдәниятне аңлау омтылышы.

Күргәзмә кысаларында шулай ук «Мәңгелек хатлар: Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова хатлары нигезендә чорның мәдәни йөзен һәм үзара мөнәсәбәтләрне торгызу» дигән лекторий планлаштырылган.

Ачылу тантанасы 14:00 сәгатьтә башланачак. Күргәзмәгә 25-нче декабрьгә кадәр музей билетлары буенча кереп була, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар