Бу хакта Россиянең баш дәүләт санитария табибы Анна Попованың 19-нчы мартта басылган карарында әйтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). Россиягә чит илдән килүчеләрнең барысы да ике атналык карантин узарга тиеш. Мондый чаралар коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә күрелә. Бу хакта Россиянең баш дәүләт санитария табибы Анна Попованың 19-нчы мартта басылган карарында әйтелә.
Документ нигезендә, гражданнар үз төбәгендәге кайнар линия телефонына Россиягә килүе, чит илдә булу урыны һәм даталары, контактлы мәгълүматлар турында кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш.
Россиягә килгән барлык затлар карантинга 14 календарь көн дәвамлылыгы белән изоляцияләнергә тиеш, ягъни өйдә (гаилә белән контактларны булдырмый торган аерым бинада) яки обсерватор шартларында (вакытлыча җәелдерелгән медицина учреждениесе) булырга тиеш. Карантин вакытында гражданинги больничный документ ачылырга тиеш.
Нинди дә булса авыру симптомнары барлыкка килгән очракта, медицина учреждениесенә бармыйча, табибны өйгә чакыртырга кирәк. Йогышлы авыру билгеләре барлыкка килгәндә, кичекмәстән госпитализация каралган, авыручы коронавируска анализ тапшырырга тиеш була.
Төбәкләрдә, иҗтимагый оешмалар белән бергәләп, карантиндагы затларга социаль ярдәм күрсәтүне оештырырга кирәк. Илнең субъектлары башлыклары югары әзерлек режимын кертү өчен чаралар күрергә тиеш, диелә карарда.