Йортта яшәүчеләрнең күбесе үз фатирларына кайткан инде
Фото: Марат Мөгыйнов
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов журналистлар белән очрашуда подрядчы оешмага сыйфатлы һәм тиз эшләве өчен рәхмәт белдерде: «Йортта янгыннан соң өч атна үтте, иң төп бурыч – түбәләрне торгызу иде. Башта без эш вакытын 1,5-2 ай дип бәяләдек, әмма шәһәр җитәкчелеге бу эшне 7 нче июльгә кадәр тәмамлау бурычын куйды. Бүген без түбә тулысынча торгызылганын күрәбез – йортны явым-төшемнәрдән сакладык, фатирларга яңгырдан су басу куркынычы янамый».
Альберт Салихов сүзләренчә, эчке эшләр дәвам итә, алар арасында – стропилаларны утка чыдам итеп эшкәртү, төтен юлларын футерлау, вентиляция каналларын монтажлау һәм төтен чыгаручы шахталарны торгызу. Шулай ук йортның тышкы диварларын бина периметры буенча баганалар беркетелгән урыннарда гидроизоляцияләү буенча эшләр бара. Параллель рәвештә идарәче компания подъездларда тәртип урнаштыра – бишенче катларда түшәмнәрне буйый.
Барлык фатирлар да су, электр, канализация белән тәэмин ителгән. Газ әлегә бирелмәгән – подрядчылар төтен чыгару юлларын футерлау, вентканалларны монтажлау һәм төтен чыгару шахталарын торгызу белән шөгыльләнәләр. Шуннан соң беренче подъездга газ кертү өчен «Казаньгоргаз» белгечләре белән берлектә комиссия чыгышы оештырылачак. «Эшләрне тәмамлау вакытын бәяли алмыйбыз. Барысы да яшәүчеләрнең үзләренә дә бәйле. Вентшахтларны тикшерү өчен барлык фатирларның бер-бер артлы ачык торуы кирәк. Без барлык эшләрне дә июль ахырына кадәр тәмамларга тырышачакбыз», – дип аңлатты район администрациясе башлыгы.
Бер үк вакытта йортта коллектив антенна, кабель телевидениесе һәм интернет яңартыла. «МТС» ААҖ элемтә операторы бүген яшәүчеләргә телевидение һәм интернетны тоташтыру өчен аз токлы җиһазлар урнаштырачак. Кичә «Телеком-Сервис» ҖЧҖ антенналар һәм сигнал көчәйткечләрен чормаларга урнаштырды, ә бүген абонентларны телевидение хезмәтләренә тоташтырачаклар. Моннан тыш, «Таттелеком» ААҖ элемтә операторы төп элемтә линияләрен торгызды.
Объектта көн саен 17 эшче һәм 4 берәмлек техника эшли.
Исегезгә төшерәбез, 14 нче июньдә Чехов урамындагы йортта янгын чыкты – бишенче каттагы фатирларның берсендә янгын йортның бөтен түбәсенә таралган иде, шуннан соң янгынның түбәнрәк катларга күчү куркынычы барлыкка килгән. Янгыннан – сигез фатир, янгын сүндерү барышында су басудан тагын утыз бер фатир зыян күрде. Йортның түбәсе һәм чормасы тулысынча янып бетте, түбәсен яңадан торгызырга туры килде. Казан Мэры Илсур Метшин төзүчеләр алдына төп ремонт эшләрен 7 нче июльгә тәмамлау бурычын куйды.