В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Водоканал» суүткәргечнең авария килеп чыккан участогында ремонт эшләре алып бара
Фото: «Водоканал» МУП
Ремонт эшләренә өч авария хезмәте бригадасы һәм тугыз берәмлек техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр предприятиенең матбугат хезмәтендә.
Су белән автоцистерналар кабул ителгән гаризалар буенча урнаштырылачак. Гаризаларны +7(843)231-62-60 телефон номерына шалтыратып калдырырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Казанда су белән тәэмин итү һәм су чыгару челтәрләренең тузган өлеше 70% тан артып китә, ел саен бу күрсәткеч 3% ка үсә. Авария хәлендәге һәм тузган үткәргеч торбаларны капиталь ремонтлау буенча беренче чиратта башкарылырга тиешле эшләргә генә дә 10 млрд сумнан артык акча таләп ителә. Шул ук вакытта өлешчә ремонт 65,6 млрд сум белән бәяләнә.