В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл участокларында су белән тәэмин итү челтәрләре реконструкцияләнә
Фото: Денис Гордийко
6, 35, 35а, 47 нче автобуслар Сул як Болак һәм Уң як Болак урамнары буенча йөри. Барлык тукталышлар саклана.
2, 5, 23, 30, 56, 63, 72, 91 нче автобуслар барлык тукталышлар белән Г.Тукай урамы буенча ике юнәлештә хәрәкәт итә, дип хәбәр иттеләр Казанның транспорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, Мәскәү урамында инженерлык челтәрләрен реконструкцияләү белән бәйле рәвештә 7 нче «Халитов урамы – Тимер юл вокзалы» маршруты буенча троллейбуслар хәрәкәте схемасы шулай ук үзгәрде. Ремонт эшләре вакытында Мәскәү урамында транспорт хәрәкәте һәр юнәлештә бер полоса буенча башкарыла. Шуңа күрә 7 нче троллейбуслар, Мәскәү, Чернышевский һәм Сәетгалиев урамнарына кермичә, вакытлыча «Халитов урамы – Елга порты» маршруты буенча йөри. Маршрутның үзгәртелгән өлеше Пушкин – Татарстан – М.Девятаев урамнары буенча уза. Яңа тукталышлар кертелде: «Г.Тукай урамы», «Татарстан урамы», «К.Тинчурин урамы», «Автовокзал», «Елга порты». Хәрәкәтнең вакытлыча схемасы белән сылтама буенча танышырга була.