Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.01.2024, 17:21

Республика клиник хастаханәсе табиблары Татарстанда беренче тапкыр сөяк миен аутотрансплантацияләгәннәр

Арча һәм Түбән Камадан миелома белән авыручы ике пациентка кәүсә күзәнәкләрен күчереп утыртканнар

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче гыйнвар). Татарстанда беренче тапкыр сөяк миен аутотрансплантацияләгәннәр. Операция Республика клиник хастаханәсенең гематология бүлегендә башкарылган.

Шул рәвешле, Арча һәм Түбән Камадан миелома белән авыручы беренче ике пациентка кәүсә күзәнәкләрен күчереп утыртканнар. Аларны актив җитештерүне химиотерапия узганнан соң препаратлар белән стимуллаштырганнар.

Республика клиник хастаханәсенең гематология бүлеге мөдире Михаил Кунст сөйләвенчә, башта пациентларның кәүсә күзәнәкләрен алганнар, шуннан соң аларны туңдырганнар. Берничә атнадан соң химиотерапия башланган.

«Киләсе тәүлектә пациентлар стериль шартларда булдылар. Шуннан соң аларга кәүсә күзәнәкләрен керттеләр. Шулай итеп, организм үз күзәнәкләре ярдәмендә сәламәт сөяк мие күзәнәкләрен торгызу механизмын эшләтеп җибәрде», – дип аңлатты Михаил Кунст.

Сөяк миен аутотрансплантацияләү лимфома, күп миелома һәм аутоимун авырулар вакытында башкарыла. Мондый операцияләрне Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Киров һәм Иркутск медицина учреждениеләрендә дә үткәрәләр, дип хәбәр иттеләр РКХ матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар