В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы 10-15 елда республикада шикәр ретинопатиясе белән пациентлар саны артты.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU , 14-нче октябрь, Камилә Гобәйдуллина). Татарстанда күз авырулары белән интегүче кешеләр санының артуы күзәтелә. Соңгы мәгълүматларга караганда, өлкәннәр арасында 100 мең кешегә 6 мең 983 очрак туры килә, өстәвенә, 2020 елда 5942 очрак – бу беренчел табылган авырулар. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган Бөтендөнья күрү көненә багышланган матбугат конференциясендә Республика клиник офтальмология хастаханәсенең түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире, офтальмохирург Илсөяр Сабирова сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, татарстанлыларда барыннан да ешрак аккомодация һәм рефракция бозылуы очрый (күзләрнең күрүе начарлану) – бу күз авыруларының 25%-ы, 20%-ы – катаракта, 14%-ы глаукома.
Табиб билгеләп үткәнчә, иң киң таралган күз авыруларының берсенә катаракта керә. «Бу – сукыраю, табигый томалану, күз ясмыгының картаюы. Нигездә, өлкәннәрдә очрый, әмма хәзер инде яшьләрдә дә күзәтелә. Авыру барлыкка килү сәбәпләренә организмның картаюы, нәсел буенча килү, имгәнүләр керә, шулай ук катарактага башка авырулар да сәбәпче булырга мөмкин», – дип сөйләде Илсөяр Сабирова. Бу авыруның төп симптомнары – күрү сәләте кимү, төсләр үзгәрү һәм сурәт икеләнү.
Еш кына күзнең күрү сәләте үзгәрүенә шуңа бәйле авырулар йогынты ясый. Шундыйларның берсе – шикәр авыруы. Соңгы 10-15 елда Татарстанда шикәр авыруы белән ретинопатияле кешеләр саны 3-4 тапкырга арткан. «Мондый пациентлар бездә беренче чиратта тора. Бу без хәзерге вакытта билгели торган сукыраюның – төп сәбәбе. Пациентлар да мондый үзгәрешләрне шунда ук сизми һәм табибка барырга ашыкмый, шуңа күрә алар инде медиклар кулына эләккәндә, еш кына күзләрнең үткенлеген кайтару авырлаша. Диспансеризация мөһим роль уйный», – диде югары категорияле табиб-офтальмолог, Республика клиник офтальмология хастаханәсенең офтальмохирургы Софья Булгар. Ул шикәр белән авыручы пациентлар өзлегүләрне булдырмый кала ала, дип өстәде – табибка йөрү, глюкоза дәрәҗәсен нормада тоту һәм кан басымын контрольдә тоту да җитә.
Окулистлар шулай ук билгеләп үткәнчә, күзнең күрү сәләте үзгәрүе соңгы елларда балаларда бик еш очрый. Хәзер, белгечләр сүзләренә караганда, балигъ булмаганнар арасында якыннан күрмәү очраклары арту күзәтелә, дистанцион укытулар да моңа йогынты ясарга мөмкин, дип билгеләп үтте Республика клиник офтальмология хастаханәсенең балалар табибы-офтальмологы Ленара Хәнифуллина. Моннан тыш, ул балалар бик сирәк зарлана, шуңа күрә күп очракта табибка мөрәҗәгать итү соңара һәм профилактика нәтиҗәсезгә әйләнә, дип өстәде. Сабыйларның гаджетларга булган мәхәббәте хәлне катлауландыра. «Хәзер балаларга бер яшьтән гаджетлар бирү тәҗрибәсе киң таралган. Болай эшләргә, әлбәттә, ярамый. Күзләре әле үсмәгән, алар мондый йөкләнешне кабул итә алмый. Шуңа күрә без якыннан күрмәүче балалар белән яшүсмерлек яшендә түгел, ә 4-5 яшьтә үк очрашабыз. 7-8 яшькә кадәр балаларга гаджетлар бирмәскә киңәш итәм», – дип киңәш итте табиб.
Ахырда медиклар күз авыруларының төп профилактикасы – офтальмологның каравы, бары белгеч генә аларны иртә стадиядә ачыклый ала, дип билгеләделәр. Офтальмологларга елга бер тапкыр барырга киңәш ителә.