28 яшьлек кыз медицина учреждениесенә муенында һәм кулында авырту барлыкка килгәч мөрәҗәгать иткән
Фото: uniclinic.kpfu.ru
Умыртка баганасының муен өлешендә һәм сул кул тирәсендә авыртулар барлыкка килгәч, 28 яшьлек пациент медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итә. Авыртулар ярты елдан артык дәвам итә, консерватив юл белән дәвалау нәтиҗә бирми.
Табиб-нейрохирург Вадим Латыйпов сүзләренә караганда, өстәмә тикшерүләрдән соң табиблар, умыртка баганасының әлеге сегментында дискны һәм хәрәкәтчәнлекне саклап калу максатыннан, аз инвазивлы юл белән операция ясарга карар кылалар.
«Муен өлешендәге умырткалар, димәк, хирург эшли торган зона да кечкенә. Шуңа күрә әлеге операция табиблардан бик зур осталык таләп итә», – дип аңлатты табиб-нейрохирург Андрей Вершинин.
Шундый ук патология белән классик операцияләр үткәргәндә, кагыйдә буларак, умыртка арасындагы дискны бөтенләй алып, аны имплантка алыштыралар. Ә эндоскопик ысул белән теләсә нинди зурлыктагы бүсерләрдән котылырга мөмкин.
Канюля һәм эндоскоп кертү өчен, пациент муенында 7 мм озынлыкта кисем ясаганнар. Шул рәвешле умыртка арасындагы дискның нервның кысылуына китергән бер фрагменты алынган.
«Операция нәтиҗәләрен югары бәялим. Ике сәгать узгач, пациент аягына басты, йөри башлады, ә икенче көнне өенә кайтып китте», – диде Вадим Латыйпов.
«Операциядән соң инде 10 көн үтте, мин махсус якаларсыз (Шанц шиналары) йөрим, үземне бик яхшы хис итәм. Операция миңа бик ярдәм итте, ә реабилитация мөмкин кадәр кыска булды дип әйтә алам», – дигән пациент. Аның сүзләрен медицина учреждениесе матбугат хезмәте китерә.