Бүген льготалы мәктәп укучыларына бушлай азык-төлек җыелмаларын тарату эше тәмамланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Казан хастаханәләрендә һәм поликлиникаларындә эшләүче медицина персоналы өчен бүген 2 мең данә бушлай юл йөрү документлары партиясе әзерләнәчәк. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча шәһәр штабында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте. Көндәлек штабны видеоэлемтә режимында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин үткәрде.
Медицина хезмәткәрләренә һәм волонтерларга транспортның барлык төрләренә дә бушлай йөрү билетлары бирү карары турында дүшәмбе Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. «Табибларның җәмәгать транспортында бушлай йөрүен тәэмин итү - бу аларның эше өчен гомуми рәхмәтебезне белдерү ысулы, - диде ул вакытта Казан Мэры Илсур Метшин. - Бүген табиблар кабинетларда утырмыйлар диярлек, чакырулар буенча пациентлар янына күп йөриләр. Монда безгә табибларга автомобильләр бүлеп биргән «Яндекс.Такси» партнерларыбыз да ярдәм итә. Медицина хезмәткәрләренең эше бермә-бер артты, шуңа күрә без аларга ярдәм итәчәкбез».
Ул вакытта медицина учреждениеләреннән алдан алынган гаризалар буенча 5 мең 870 лимитсыз юл билетлары әзерләнгән иде. Хәзер табиблар гаризалары буенча 2 мең билет белән өстәмә партия әзерләнәчәк. Алар ай ахырына кадәр гамәлдә, шуннан соң юл йөрү документларын озынайту турындагы карар эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә кабул ителәчәк.
Шакиров шулай ук узган көн нәтиҗәләре буенча пассажирлар агымының бераз артуы турында хәбәр итте - 154 мең пассажирга кадәр.
Оператив хәлне ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков, шулай ук РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин хәбәр итте.
Волонтерлар шәһәр штабының эше турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, кичә өлкән яшьтәге казанлылардан азык-төлек яки дарулар китерүгә 156 мөрәҗәгать килгән, шуларның 150-се кичә үк башкарылган. 24-нче марттан башлап, штаб үз эшен башлаган вакыттан, волонтерлар өлкәннәргә ярдәмгә 1601 тапкыр килгән. Барлыгы 520 үзирекле катнашты.
Моннан тыш, бүген мәктәп укучыларының ташламалы категориясе өчен бушлай азык-төлек җыелмаларын бирүне тәмамлау планлаштырыла. Алар элек мәктәптә бушлай тукланучы 24,5 мең бала өчен каралган. Бүгенгә бу санның 99%-ка якыны мәктәпләрдә азык-төлек җыелмалары алган инде. Бу максатлар өчен Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты складларында 123 тонна азык-төлек әзерләнгән.
Хәйрия акциясе кысаларында шәһәрнең социаль яклау һәм район администрацияләре исемлекләре буенча иң мохтаҗ 1500 гаилә өчен «Бәхетле» компаниясеннән азык-төлек җыелмалары бирү дәвам итә. 15 кг чамасы авырлыктагы җыелмага ике килограмм он, шикәр һәм бәрәңге, бер килограмм дөге, борчак, токмач, кишер һәм алма, ак май һәм көнбагыш мае, томалап пешерелгән сыер ите, шпрот, куертылган сөт, йомырка һәм чәй керә. Ярдәм алучылар арасында - ялгыз аз керемле пенсионерлар, инвалидлар, күп балалы гаиләләр, операциядән соң якыннары ярдәменнән мәхрүм калган кешеләр, ике оныгын тәрбияләүче әби-опекун.
Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов белешмәләр тикшерү сервисын әзерләү эше хакында, ә Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен алып баручы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин - узган тәүлектә ведомство карамагындагы тармак эше турында хәбәр итте.