В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа ел бәйрәмнәре башлану белән ашказаны-эчәк тракты авырулары саны арта
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь, Камилә Вилданова). Яңа ел бәйрәмнәрендә кешеләрнең ашказаны-эчәк тракты авырулары үсешенең бер сәбәбе – артыгын ашау. Еш кына өстәлдә бер-берсе белән ярашмый торган ризыклар, майлы ашау була һәм барысы да бик зур күләмдә. Болар барысы да эчәклек системасы эшенә, аерым алганда ашказаны асты бизенә тәэсир итә, дип искәртте бүген матбугат конференциясендә КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасы доценты, ТР ССМ гомуми табиблык практикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фәесханова.
Традицион оливьеның калориясе кайнар ризыкка караганда бераз күбрәк. Шуңа күрә, өзлегүләрдән саклану өчен, салатлар һәм закускаларны кечкенә порцияләрдә әзерләргә кирәк, яки майонез һәм авыр соуслар урынына майлылыгы түбән булган продуктлар кулланырга киңәш ителә.
«Мин яңа елга һәркемнең гадәти кичке ашка караган кебек каравын сорыйм. Чөнки без тәүлек ахырында күп ризык ашарга күнекмәгән, шуңа күрә өстәлне шуннан чыгып әзерләргә кирәк. Кич белән организм авыр ризыкны эшкәртергә әзер түгел», - дип сөйләде Люция Фәесханова.
Бик киң таралган майлы ризык алкоголь кулланганда яхшырак үзләштерелә дигән миф бар. Ләкин бу алай түгел, киресенчә, эчәклек системасына көч килә, үлем очраклары да була.
Яңа ел традицион эчемлеге – шампан шәрабы – шулай ук куркыныч. Ул алкоголь исереклеген һәм кандагы шикәр күләмен арттыра. Ә артык ашаган очракта ашказанына кергән барлык матдәләрне үзләштерүне көчәйтә. Шикәр авыруы булган кешеләрдә шампан шәрабы бу авыруның декомпенсация рискын тудырырга мөмкин. Белгечләр эчемлекне газлы су яки алкогольсез коктейль белән алыштырырга киңәш итәләр.
«Салатларны икенче көнгә калдырмаска кирәк. Термик эшкәртү узган продуктлар, соуслар кулланылса да. Барлык кабымлыклар сәламәтлек өчен куркыныч тудырачак», - дип уртаклашты Люция Фәесханова.
Бәйрәмнәр башлану белән ашказаны асты бизе авырулары саны арта. Бу кешеләрнең калган ризыкларны ашап бетерергә тырышулары белән бәйле, әмма кайбер ризыклар инде бозылган булырга мөмкин. Инфекция алу куркынычы да зур.
«Бәлки, елны яңа гадәтләр белән башларга кирәктер. Кич һәм төн буе өстәл артында утырганчы, күңел ачуларга басым ясау хәерлерәктер», – дип йомгаклады спикер.