В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгеч KZN.RU порталына ни өчен тест үтү мөһим һәм пациентка тулы тормыш алып барырга мөмкинлек бирә торган нинди терапия булуы турында сөйләде.
Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге архивы
ВИЧ-инфекция еллар буе кешене борчылмаска һәм медицина көчсез булган стадиядә үзен сиздерергә мөмкин. Ни өчен кешеләр үзләренең ВИЧ-статусы турында белергә теләми һәм зарарланган кеше тулы канлы тормыш алып бара аламы – шул хакта KZN.RU порталына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәгенең эпидемиология бүлеге мөдире Наталья Ивойлова сөйләде.
Н.Ивойлова сүзләренә караганда, еш кына ВИЧ-инфекцияле пациентлар – 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге кешеләр, авыручыларның 52% ы – ир-атлар, 48% ы – хатын-кызлар. «Кагыйдә буларак, бу социаль җайлаштырылган кешеләр», – диде белгеч.
ВИЧ-инфекцияне таратуның иң таралган варианты – җенси юл, аңа 80% тан артык очрак туры килә. Инфекция шулай ук анадан балага (вертикаль юл) һәм вена аша (парентераль) күчә ала.
ВИЧ-инфекция пациентны бик озак, кайвакыт 10-15 яшькә кадәр борчымый ала. Кеше яши һәм үзенең инфекциясе турында белмәскә дә мөмкин. Ләкин, бу вакыт эзсез югалмый – иммун системасы әкренләп таркала.
Инфекция эләктерүдән алып канда антителалар барлыкка килүгә кадәр якынча 3 ай уза, дип сөйләде Н.Ивойлова. Бу чорда авыру кеше үзендә ОРВИның типик симптомнарын – температура күтәрелүен, көчсезлекне һәм тән авыртуларын күзәтә ала. Аерма шунда гына – бу симптомнар катлаулырак уза һәм озаграк дәвам итә. Аннары организм авыруга каршы көрәшә, кеше элеккеге хәленә кайта, ләкин аның иммун системасы әкрен генә таркала башлый. «Һичшиксез, тикшеренергә кирәк. Кызганычка каршы, ВИЧ-инфекциясенә тикшеренү узудан курыккан кешеләр бар», – дип билгеләп үтте белгеч.
Авыру диагнозы турында кинәт белергә мөмкин, мәсәлән, эшкә урнашканда яки диспансерлаштыруда ВИЧ-инфекциягә кан анализы биргәндә. Шулай ук даруханәләрдә сатыла торган экспресс-тест ярдәмендә дә тикшеренергә була. Пациентларны тулысынча тикшерү Николай Ершов ур., 65 адресы буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгендә үткәрелә. Килүчеләрне эш көннәрендә – 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 09:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр кабул итәләр.
Башлангыч этапта пациентка психолог ярдәме кирәк булырга мөмкин. «Пациент үзенең диагнозы турында белгәч, аңа бу хәлне кабул итәргә, күңел төшенкелегенә бирелмәскә ярдәм итәргә кирәк, моның өчен психологлар белән эшләргә киңәш ителә», – дип аңлатты Н.Ивойлова.
Йогышлы авырулар табибына мөрәҗәгать иткәннән соң, пациентны исәпкә куялар һәм җентекләп тикшерәләр, шуннан соң аңа вируска каршы препаратлар белән терапия билгеләнә. Дәвалау индивидуаль, чөнки дару туры килмәскә дә, нәтиҗә бирмәскә дә мөмкин.
«Әгәр терапия билгеләнсә, аны гомер буе үтәргә кирәк. Вируска каршы препаратлар организмдагы вирусны кысуга юнәлтелгән. Кызганычка каршы, аны тулысынча бетерү мөмкинлеге юк. Ләкин кеше гел дарулар эчсә, вирус үрчеми һәм организмга зыян китермичә, ниндидер башлангыч этапта утыра. Мондый пациент күп очракта тирә-юньдәгеләр өчен инфекция чыганагы булып тормый», – дип ассызыклады белгеч.
Әгәр дә авыру дәвалау барышына җаваплы караса, аның тулы тормыш алып бару өчен бар мөмкинлеге дә бар. Мәсәлән, ВИЧ-инфекцияле йөкле хатын-кызлар тулаем сәламәт бала тудырырга мөмкин. Бу очракта, бөтен йөклелек вакытында һәм бала тудырганнан соң куллану өчен махсус препаратлар билгеләнә.
«ВИЧ-инфекцияле кешеләрне дәвалау, ВИЧ яки СПИД булуга карамастан, теләсә кайсы этапта башлана», – дип нәтиҗә ясады белгеч.
Казанда даими рәвештә ВИЧ-инфекциягә аноним тест уздырыла. Шәһәр урамнарында тест-мобильләр пәйда була, анда теләүчеләр тикшерү узып, психолог һәм социаль хезмәткәр белән киңәшләшә ала.
«Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» бөтен Татарстан буенча һәм Идел буе федераль округының 5 төбәгендә – Башкортостанда, Удмуртиядә, Самара, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләрендә «Яңа гасыр» автоном хәйрия оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Акцияләр Президент грантлары фонды ярдәме белән үткәрелә.
Тест-мобильләр эшләү дәверендә Идел буе төбәкләре буенча 105 тапкыр чыкты, анда ВИЧ-тестны 2910 кеше бушлай һәм аноним рәвештә уздылар.
Тест-мобиль эше вакытында 757 кеше сәламәтлегенә экспресс-скрининг узды, 1505 кеше – социаль хезмәткәр һәм 1021 кеше психолог консультациясен алды, 350 се С гепатитына тест ясады. ТР башкаласында шундый 33 акция оештырдылар, 1010 кеше ВИЧ-инфекциягә тест узды.
«Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты кысаларында ВИЧ-инфекцияне тикшерүне декабрь дәвамында узарга мөмкин. Якындагы чара 1 нче декабрьдә 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Пушкин ур., 11 адресы буенча узаачак. Тулырак җәдвәл белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге сайтында һәм «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты битендә танышырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко