Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2021, 16:16

Бөтенроссия халык санын алу: узган гасыр табуляторларын цифрлы технологияләр алмаштырачак

124 ел элек Россия империясендә беренче һәм бердәнбер гомум халык санын алу башланган.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). 2021 елның сентябрендә Россиядә цифрлы форматта 12-нче халык санын алу узачак. Ул башланганчы ярты ел алдан Росстат Россия империясенең беренче һәм бердәнбер халык санын алу турындагы берничә кызыклы фактларны китерә.

Халык санын алу 1897 елның 9-нчы февралендә (28-нче гыйнварда иске стиль буенча) башланды. Аңа әзерлек ике елга якын алып барылды. Аны үткәрү инициаторы статистик, икътисадчы, географ, ботаник, сәяхәтче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Петр Семенов-Тян-Шанский иде. Халыкны Россия империясенең 500 һәм аннан да күбрәк яшәүче торак урыннарында сораштыру юлы белән язганнар.

Санаучы сыйфатында оештыручылар 135 меңнән артык руханиларныны, укытучыларны, офицерларны һәм грамоталы солдатларны җәлеп иткәннәр һәм укытканнар. Күпләр бу эшне үз инициативалары буенча һәм түләүсез башкарган. Ил халкының 80%-ы диярлек грамотасыз булганлыктан, санаучыларга 30 миллионнан артык исәпкә алу кәгазен үз кулы белән тутырырга туры килгән.

Сораштыруларга ир-ат һәм хатын-кыз җенесенең барлык яшьтәге затлары, сословиеләр, шулай ук чит ил кешеләре турында мәгълүматлар кертелгән. Сораулар илнең социаль-демографик портретын: мәшгульлек һәм белем дәрәҗәсе, туучылар һәм үлүчеләр санын күрү өчен төзелгән. Респондентлар тулы исемен, җенесен, яшен, туу һәм яшәү урынын, нинди катлауга керүен, гаилә хәлен, шөгыльләренең төрен, динен, грамоталыгын, туган телен һ.б. күрсәткәннәр. Башкалар арасында сукырлык, саңгыраулык, рухи авыруы һәм башка физик җитешсезлекләр турында да мәгълүмат аныкланган.

Исәп-хисап кәгазьләре Герман Холлеритның Америка хисап машинасы ярдәмендә эшкәртелгән, дип хәбәр итә Дәүләт статистикасының федераль хезмәте. Комплектка бер табулятор кергән, ул бер үк исемдәге билгеләрне кушкан, перфокарталар әзерләү өчен 30 перфоратор һәм ике сортлау машинасы кергән.

Әлеге исәпкә алу мәгълүматлары ул башланганнан соң 8 ел узгач – 1905 елда гына басылып чыга. Исәпкә алу Россиядә 125 млн 640 мең 21 кешене теркәгән, шуларның 13,4% – 16 млн 828 мең 395 кеше шәһәрдә яшәгән, күпчелек – 86,6% авыл халкы булган. Казанда, 1897 елгы Россия империясенең беренче гомум халык санын алу мәгълүматларына караганда, 129 мең 959 кеше яшәгән, шулардан 69 мең 243 (53,3%) ирләр һәм 60 мең 716 хатын-кыз (46,7%) булган.

Беренче совет халык санын алу 1920 елда узган. Ул гражданнар сугышы шартларында уздырылганга күрә, халык санын алу 72% чамасы халыкны колачлаган. Йөз ел элек Казан халкы шәһәр яны белән бергә 146,5 мең кеше тәшкил иткән. 1926 елгы халык санын алу рәсми рәвештә беренче Бөтенсоюз халык санын алу дип санала. Аннары халык санын алу СССРда якынча 10 елга бер тапкыр үткәрелде.

Алдагы сан алу Россия тарихында уникенче булачак һәм яңа – цифрлы форматта узачак. Алдагы исәпкә алуның төп яңалыгы стандарт яки расланган хисап язмасы булган очракта Дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) Россия халкы тарафыннан электрон исәп алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак. Торак йортлар буйлап йөргәндә исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар кулланачак. Шулай ук стационар участокларда, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәкләр биналарында да язылырга мөмкин булачак.

Казанда Бөтенроссия халык санын алуны уздырганда 3,5 меңнән артык кешене җәлеп итү планлаштырыла. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, күп кенә россиялеләр пандемия фонында җанисәптә катнашуның дистанцион вариантына карата кызыксыну белдерә башлаган.

Барлык яңалыклар