В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларга Юрий Печенежскийның «Барышня-крестьянка» спектаклен күрсәтәчәкләр
Фото: Казан яшь тамашачы театры
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче ноябрь). Казан яшь тамашачы театры беренче тапкыр «Барышня-крестьянка» спектакленең премьерасын республика башкаласының махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәгендә – «СОлНЦе» мәктәбендә тәкъдим итәчәк.
Бүгеннән актерларның репетицияләре башланды. Казан яшь тамашачы театрының режиссеры Юрий Печенежский куелышы хәзерге яшьләргә Александр Пушкин повестен визуаль һәм хис-тойгылар белән аңлаешлы формада тәкъдим итәчәк. Спектакльнең эскизы быел 9 нчы июльдә «Мәктәп тактасы янындагы театр» лабораториясе кысаларында күрсәтелде.
23 нче ноябрьдә булачак премьераның беренче тамашачылары «СОлНЦе» мәктәбе укучылары булачак. Тамашаны Казан яшь тамашачы театрының төп сәхнәсендә 5 нче декабрьдә 13:00 һәм 18:30 сәгатьтә карарга була.
Спектакльдә Татарстан Республикасының атказанган артисты Алексей Зильбер, шулай ук актерлар Евгений Быльнов, Гүзәл Вәлишина, Валерий Антонов, Полина Малых уйнаячак.
Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында куела.