В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кыйммәтле әйберләр арасында май өчен касә, кылыч, чүлмәкләр, кул тегермәне һәм поход фляжкасы бар
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы май). Бүген Татарстанга беренче тапкыр Мөхәммәд пәйгамбәрнең чын ядкәрләре килде. Кыйммәтле йөкне Дагыстан Республикасы делегациясе озата килде, дип хәбәр иттеләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә.
Пәйгамбәрнең ун ядкәре Болгарда күрсәтеләчәк. Күргәзмәдә Мөхәммәдкә, аның гаилә әгъзаларына һәм иптәшләренә караган кыйммәтле әйберләр тәкъдим ителәчәк. Коллекциядә пәйгамбәр Мөхәммәднең май касәсе һәм кылычы, сәхабә Билалның, пәйгамбәрнең хатыны Гайшәнең һәм кызы Фатыйманың чүлмәкләре, Фатыйманың шулай ук кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлид сәфәрләрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк пычагы бар. Бу әйберләр республикага Дагыстан осталары ясаган махсус сандыкларда килгән.
Ядкәрләр Болгарда Истәлекле билге бинасында 21 нче майда, «Изге Болгар жыены» бәйрәмен рәсми ачу тантанасыннан соң күрсәтеләчәк. Ядкәрләрне теләгән һәркем карый алачак.