В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар киләсе атнада Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узачак
Татарстан башкаласы беренче тапкыр өстәл теннисы буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк. Ярышлар 17-23 март көннәрендә яңартылган Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узачак. Татарстаннан Россия җыелма командасы катнашучысы, Брикс уеннары җиңүчесе Мария Тайлакова, шулай ук спорт мастерлары Елена Абаимова, Екатерина Зиронова һәм Дарина Низамова чыгыш ясаячак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
17 һәм 18 мартта Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә команда ярышлары узачак. Аларда 16 ир-ат һәм 16 хатын-кыз командасы катнашачак. «Хатын – кызлар турнирында алтын медальләргә Татарстан җыелма командасы дәгъва итә, ул хәзер Россия өстәл теннисы федерациясе рейтингында беренче урынны алып тора», –дип билгеләде Линар Гарипов.
Шәхси ярышларда җиңү өчен 128 спортчы көрәшәчәк (64-әр ир-ат һәм хатын-кыз). Турнирлар 19-23 март көннәрендә узачак. Өстәл теннисы буенча Россия чемпионаты тамашачылар өчен активлык һәм бүләкләр уйнатулар һәм шоу-программа белән үрелеп барачак.
«Казанда бик күп югары дәрәҗәдәге ярышлар һәм турнирлар уза һәм трибуналарда иң көчле спортчыларның чыгышларын безнең спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр күзәтеп торуы мөһим. Алар иң яхшылардан өйрәнделәр, зур спорт атмосферасын сеңдерделәр һәм үзләренең дә югары нәтиҗәләргә омтылулары зур әһәмияткә ия. Ә без мәйданчыкларыбызны төрле спорт федерацияләренә тәкъдим итәргә тырышачакбыз», – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.