Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2024, 12:51

Казанда беренче тапкыр «Әйбәт!» балачак фестивале узачак

«Татнефть Арена»да эстрада йолдызлары белән бергә 14 бию һәм вокал коллективы чыгыш ясаячак

Фото: Марат Мөгыйнов

1 нче июньдә «Татнефть Арена»да беренче тапкыр «Әйбәт!» балачак фестивале узачак. Тамашачылар алдында 14 бию һәм вокал коллективы чыгыш ясаячак. Балалар һәм яшүсмерләр номерларны эстрада йолдызлары белән бергә башкарачак, алар арасында «Пицца» төркеме, Татарстанның халык артистлары Гүзәл Уразова һәм Эльмира Кәлимуллина, композитор Нәҗип Җиһановның улы Иван Җиһанов җитәкчелегендәге «Домисолька» музыка театры бар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

«Һөнәри осталыкны үстерү өчен күпсанлы тамашачылар алдында олы сәхнәгә чыгу мөһим, – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. – Бу артистларга, әле бик яшь булсалар да, канатлар куя. Фестивальнең киләчәге зур, киләсе елга Казанга республиканың һәм илнең башка шәһәрләреннән малайлар һәм кызлар килер, дип ышанабыз. Без аларны рәхәтләнеп кабул итәчәкбез».

Азат Абзалов сүзләренә караганда, йолдызлар белән бер сәхнәдә «Шарм» эстрада шоу-театры, «Дорога из города» бию театры, «Изумрудный город» һәм «Акцент» студияләре, «Без нот» хоры, «Пестрая компания» ансамбле, «Казан» бию ансамбле студиясе, «Кристалл» шоу-балеты, «Мгновение» бию театры һәм башкалар чыгыш ясаячак.

«Фестивальдә катнашучы коллективлар инде берничә флешмоб үткәрделәр һәм казанлыларны, шәһәребез кунакларын парклардагы чыгышлары белән сөендерделәр. Программа концепциясе нигезендә бәхетле балачак принциплары ята: гаилә һәм дуслар янәшәсендә булу, үзеңне иҗатта табу, матур илдә һәм яраткан шәһәрдә яшәү – үзе зур бәхет», – дип билгеләп үтте спикер.

Чараның үзенчәлеге шунда: мәйданчыкта казанлылар коллектив вәкилләре белән таныша һәм үз балалары өчен иҗади юнәлешләр сайлый алачак. Теләүчеләрне «Татнефть Арена» холлында көтәләр.

Фестиваль 13:00 сәгатьтә башлана. Керү – билетлар буенча, аны алу өчен @balachak_festival telegram-каналына язылу һәм викторинада катнашу зарур.

Диана Жиленкова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.05.2024
Видеорепортаж
20.05.2024 12:25
1 нче июньдә Казанда «Әйбәт!» балалар бию фестивале узачак
Барлык яңалыклар