В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда танылган рәссамның 140 еллыгына багышланган күргәзмәсе ачылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь). 9-нчы декабрь көнне Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда рәссам Николай Фешин әсәрләре күргәзмәсе ачыла, аның тууына 140 ел 2021 елда билгеләп үтелә.
Николай Иванович Фешин – ХХ гасырның беренче яртысында рус һәм Европа мәктәбе традицияләрен үстергән күренекле рәссам. Күп кенә ватандашлары кебек үк ул да эмиграцияләүгә кагылышлы фаҗигале вакыйгалар әйләнешенә дучар булган. Рәссам тормышы һәм иҗаты Россия һәм Америка Кушма Штатлары арасында бүленгән булып чыкты. Әмма аның өчен төп урын булып һәрвакыт Казан кала бирә – ул туган шәһәр, һөнәр нигезләре алган сәнгать мәктәбе һәм башкалада белем алганнан соң укытучы булып кайткан урын. Казанда иҗат иткән дәвер 12 елны колачлый, һәм бу искиткеч чәчәк ату чоры була. Казан сәнгать мәктәбе укытучысын Санкт-Петербург, Мәскәү, Мюнхен, Рим, Венеция, Амстердам, Питсбург (АКШ) күргәзмәләрендә катнашырга чакыралар.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясе карамагындагы дөньядагы иң зур музей коллекциясе әлеге күргәзмәдә тулы күләмдә күрсәтеләчәк. Россия Сәнгать академиясе каршындагы Дәүләт Рус музее һәм фәнни-тикшеренү музееның шәхси җыелмалары тәкъдим итәчәк. Н.И.Фешинның сәнгать академиясе өчен диплом эше буларак иҗат ителгән «Капустница» (1909 ел) дип аталган зур форматлы рәсеме Казанда тәкъдим ителүе республика мәдәни җәмәгатьчелеге өчен чын вакыйга булачак.
Күргәзмә рәссам эшләгән рәсем сәнгате төрләре һәм жанрлары: рәсем сәнгате, графика, скульптура, декоратив-гамәли сәнгатькә кагыла. Барлыгы 200-дән артык әсәр тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясе матбугат хезмәте.
Күргәзмә кысаларында мультимедиа инсталляциясе булдырылган, аның премьерасы 8-нче декабрьдә 19:20 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясе булачак. Шулай ук VII Казан сәнгать белеме укулары кысаларында фәнни конференция узачак. Күргәзмә 9-нчы декабрьдә 17:00 сәгатьтә Татарстанның сынлы сәнгать музеенда ачылачак.