В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Парк геройлары» проекты шәһәр мэры йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла
Фото: Денис Гордийко
«Парк волонтерлары эшен оештыру турындагы тәкъдимемне кабул итүегез өчен шатмын. Яңа ярдәмчеләребез үсәр дип ышанам, кешеләрне кызыксындыру мөһим. Чынлыкта, йөзләгән гектар территориягә хезмәт күрсәтү – бик зур һәм җаваплы эш. Сез бүгенге көндә моны Казанның төзекләндерү предприятиеләре белән берлектә башкарасыз», – дип мөрәҗәгать итте дирекция җитәкчелегенә Илсур Метшин.
Волонтерлар эшен Кабан күле һәм Казансу елгасы ярларында, Горки-Әмәт урманында, «Ак чәчәкләр» бульварында оештыру планлаштырыла. Эшләрнең расписаниесе һәм төрләре, шулай ук мотивация системасы турындагы мәгълүмат соңрак хәбәр ителәчәк.
Казанлылар «Шәһәр бакчачысы мәктәбе» проекты кысаларында уздырылачак лекцияләрдә һәм мастер-классларда катнаша алачак. Проект өч җәмәгать киңлегендә: «Ак чәчәкләр» бульварында, Горки-Әмәт урманында һәм Кабан күле яр буенда гамәлгә ашырылачак.
Моннан тыш, җәйге сезонда җәмәгать бакчалары үз эшләрен дәвам итәчәк, анда теләгән һәркем уңыш үстерә ала. Алар май аенда Горки-Әмәт урманы, Салават күпере янындагы парк һәм Кече Акчарлак күле территориясендә ачылачак.
Диләрә Гафурова