В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ата-аналар белән бушлай очрашуны клиника психологы Лилия Зайцева үткәрә
Бу шимбәдә, 1 февральдә, Республика клиник наркология диспансерында ата-аналар һәм бала табарга теләүчеләр өчен клиник психолог белән ачык очрашу узачак. Лекцияне медицина оешмасының психология лабораториясе мөдире Лилия Зайцева укыячак.
Чарада катнашучылар ни өчен тәрбиянең иске ысуллары актуаль түгел, балаларда яшь кризислары, үз-үзләрен тотыш стильләре, куркулары һәм башка бик күп нәрсәләр булуын белә алачак. Ата-аналар шулай ук тема буенча сораулар бирә алачак.
Очрашу 12:00 сәгатьтә Сеченов урамы, 6 корп.д адресы буенча узачак. Катнашу бушлай, әмма алдан теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Казанның сәламәтлек саклау идарәсе.