В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очулар атнага ике тапкыр башкарылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче ноябрь). 4--нче ноябрьдән Казан белән Белгород арасында авиаэлемтә яңартыла. Рейслар атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә үтәләчәк.
Дүшәмбе көннәрендә самолет Казаннан 19:00 сәгатьтә очып китәчәк, Белгородка 21:00 сәгатьтә утырачак. Белгород өлкәсеннән кире очып китү вакыты – 21:50 сәгатьтә, Казанга очып килү вакыты – 23:30 сәгатьтә. Пәнҗешәмбе буенча Татарстан башкаласыннан очып китү 23:25 сәгатьтә, Белгородка килеп җитү 1:15 сәгатьтә булыр дип планлаштырыла. Кире юнәлештә рейслар 2:05 сәгатьтә очып Казанга 3:55 сәгатькә килеп җитү белән билгеләнгән. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән, юлның озынлыгы ике сәгать тәшкил итә.
Маршрутта Канада Bombardier CRJ-200 авиалайнерлары җәлеп ителгән, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.