В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Илләр территориясенә кергәндә Россия һәм Кыргызстан гражданнары өчен моңа кадәр гамәлдә булган санитар чикләүләр бетерелде.
Фото: Марат Мөгыйнов
Җәдвәлгә янә халыкара пассажир поездлары кертелә, шул исәптән 2020 елның 17 нче мартыннан туктатылган тукталышларсыз хәрәкәт итүче вагоннар. Илләр территориясенә кергәндә Россия һәм Кыргызстан гражданнары өчен моңа кадәр гамәлдә булган санитар чикләүләр бетерелде, ПЦР-тест нәтиҗәләрен пассажирларга күрсәтергә кирәкми.
Шул рәвешле, 6 нчы июньнән Бишкек – Казан вагоннары төркеме белән 114/113 нче номерлы «Алмата/Бишкек – Казан» поезды йөри башлый. Состав атнага 1 тапкыр Бишкектан (дүшәмбе) һәм Казаннан (пәнҗешәмбе) җибәреләчәк.
Шулай ук 8 нче июньнән Самара һәм Бишкек, Новосибирск һәм Бишкек арасында поездлар йөри башлаячак, дип хәбәр итә «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы – Горький тимер юлы матбугат хезмәте. Поездларның йөрү җәдвәле белән компаниянең рәсми сайтында, «Халыкара юнәлеш» бүлегендә танышырга мөмкин.