Очышлар узган ел COVID-19 пандемиясе аркасында туктатылган иде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). Flydubai гарәп авиакомпаниясе Дубайдан Казанга даими туры авиарейсларны яңартты. Очышлар узган елның апрелендә пандемия белән бәйле чикләүләр аркасында туктатылды.
Дубай – Казан – Дубай маршруты буенча очышлар атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә башкарыла. Самолет Казаннан 14.35 сәгатьтә китә, Дубайга җирле вакыт белән 20.35 сәгатьтә очып килә. Дубайдан кире очып китү 9.30 сәгатьтә, Казанга килү 13.35 сәгатьтә була. Юлдагы вакыт 5 сәгать тәшкил итәчәк.
Очышлар Boeing-737-800 самолетында башкарыла, дип хәбәр итә Казан халыкара аэропорты матбугат хезмәте.