В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электричканың җәдвәлгә кайтуы хәрәкәтнең җәйге графикка күчүе һәм пассажирлар агымының артуы белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). 14-нче апрельдән Казан – Йошкар-Ола – Казан юнәлешендәге шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү тәртибе яңадан гамәлгә керде. Электричканың җәдвәлгә кайтуы хәрәкәтнең җәйге графикка күчүе һәм пассажирлар агымының артуы белән бәйле.
6383-нче номерлы Казан – Йошкар-Ола шәһәр яны поезды 14-нче апрельдән 13-нче октябрьгә кадәр җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә хәрәкәт итәчәк. Казан станциясеннән 15.10 сәгатьтә кузгалып китә, Йошкар-Ола станциясенә 18.30 сәгатьтә килеп җитә.
6382-нче номерлы Йошкар-Ола – Казан поезды 15-нче апрельдән 14-нче октябрьгә кадәр шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә йөриячәк. Йошкар-Ола станциясеннән поезд 07.46 сәгатьтә кузгалып китә, Казан станциясенә 11.05 сәгатьтә килеп җитә.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турындагы мәгълүматны тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны аша, «Содружество» акционерлык җәмгыяте сайтында, шулай ук «Пригород» мобиль кушымтасыннан алырга мөмкин, дип хәбәр итә пассажир компаниясе.