Автобусларның хәрәкәт җәдвәле шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе белән килештерелгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). 1-нче июльдән Свияжск утравына кадәр мультимодаль маршрут (электричка + автобус) эшли башлады.
Автобус Зөя станциясеннән утрауга кадәр һәм кирегә тәүлегенә бер рейс ясый. Расписание Зөя станциясе аша йөрүче шәһәр яны поездларының хәрәкәт графигы белән килештерелгән.
Электр поездлары расписаниесе:
10:27 – Казаннан Зөя станциясенә кадәр электр поездларының кузгалуы.
16:44 – Зөя станциясеннән Казанга кадәр электр поездларының кузгалуы.
Бер якка билет бәясе 92 сум тәшкил итә.
Автобусның расписаниесе:
11:55 – Зөя станциясеннән утрауга кадәр автобусның кузгалуы.
16:15 – автобусның утраудан Зөя тимер юл станциясенә кадәр кузгалуы.
Бер якка билет бәясе 70 сум тәшкил итә.
Мультимодаль маршрутка «Содружество» пассажир компаниясе «Пригород» автотранспорт предприятиесе белән берлектә хезмәт күрсәтә, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.