В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл Гвардия урамыннан М-7 Волга трассасына кадәр сузылачак
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь). Казанның Совет районында төзелә торган магистральгә рәсми рәвештә «Вознесение тракты» исеме биреләчәк. Исем шәһәрнең адрес планына һәм урамнар реестрына кертеләчәк. Тиешле карар Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.
11,3 км озынлыктагы Вознесение тракты төзелеше 2021 елның җәендә башланды. Магистраль Гвардия урамыннан М-7 Волга трассасына кадәр сузылачак. Юл светофорларсыз өзлексез хәрәкәт итүне күздә тота, юл чатында борылыш элмәкләре яки юл үткәргечләр булачак. Вознесение трактының беренче участогы буенча Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр хәрәкәтне октябрьдә ачарга планлаштыралар. Август аенда эш нәтиҗәләрен шәһәр Мэры Илсур Метшин бәяләде.
Вознесение тракты Казанның бишенче очыш магистрале булачак. Шулай итеп, 15-20 минут эчендә шәһәр халкы һәм кунаклары үзәктән М-7 трассасына кадәр барып җитә алачак.