Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.08.2024, 11:46

Чәчәкләр салу һәм концерт: ТРның Милли музеенда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгына багышланган истәлекле чара узачак

Шәһәрлеләргә шагыйрьнең музей-фатирында фронттан хатлар һәм шигырьләр укыячаклар

ТР Милли музеенда 25 августта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең җәзалап үтерелүенә 80 ел тулуга багышланган чаралар сериясе узачак.

10:00 сәгатьтә Муса Җәлилнең музей-фатирында «Кайтты илгә изге антыбыз... » («На Родину вернулась святая наша клятва...») хәтер көне узачак. Казанлыларга шагыйрь һәм аның көрәштәшләренең якыннарына сугыш кырларында һәм немец төрмәләрендә язган хатларыннан өзекләр тәкъдим ителәчәк. Очрашуда шулай ук шигырьләр дә яңгыраячак. Керү ирекле.

Анда Муса Җәлилнең нәсел варислары – кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна һәм оныкчыгы Елизавета Малышевалар, Абдулла Батталның туганнары, тарих фәннәре докторы, галим Искәндәр Гыйләҗев, ТР Язучылар берлеге вәкилләре һәм башкалар катнашачак.

12: 00 сәгатьтә Беренче Май мәйданында, Муса Җәлил һәйкәле янында, чәчәкләр салу тантанасы узачак.

17: 00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» III Халыкара музыкаль-шигъри фестивале җиңүчеләренең концерты була.

80 ел элек җәзалап үтерелгән 11 кешенең батырлыгына багышланган истәлекле вакыйга ТР Милли музеенда ел саен уза, дип хәбәр иттеләр учреждениенең матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар