Вакцинациянең мобиль пунктлары эше бүген тәмамланды.
Фото: Сәламәтлек саклау идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU 3 нче октябрь). «Җиңү Проспекты», «Кәҗә бистәсе», «Яшьлек» һәм «Авиатөзелеш» метро станцияләре янындагы вакцинация пунктлары эшләү дәверендә табиблар шәһәр халкына 8 мең 48 прививка ясаган.
Коронавирустан 3 мең 383 казанлы, грипптан ТР башкаласының 4 мең 665 кешесе прививкаланган, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, метрополитен станцияләре янындагы вакцинация пунктлары 12 нче сентябрьдән бирле эшләде. Узган атнада медиклар ихтыяҗ түбән булу сәбәпле «Яшьлек» метро станциясе янында эшләүне туктаттылар. Вакцинациянең калган пунктлары бүген ябылды.
Шәһәрлеләр грипп һәм COVID-19 дан прививканы элеккечә үк яшәү урыны буенча сырхауханәләрдә һәм вакцинациянең «Южный» сәүдә үзәгендәге мобиль пунктында ясата алалар. Төнлә, 20:00 дән 7:30 га кадәр, ТР башкаласында яшәүчеләрне 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә (Чуйков урамы, 54 нче йорт, 3 нче терминал) вакцинациялиләр.