В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Комплекс боз мәйданчыгын, балалар зонасын, прокат пунктын, парковканы, ял итү урыннарын һәм кафеларны үз эченә ала.
Фото: akbarsarena.com
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче декабрь). 3 нче декабрьдә ачык һавада «Ак Барс Арена» стадионы янында (Ямашев пр., 115а) 1800 кв. м мәйданлы шугалак эшли башлый. Комплекс боз мәйданчыгын, балалар зонасын, прокат пунктын, парковканы, ял итү урыннарын һәм кафеларны үз эченә ала.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шугалак махсус катыру технологиясе ярдәмендә теләсә нинди һава шартларында эшләячәк. Боз сыйфаты ирекле шуу өчен генә түгел, спорт күнегүләре һәм хоккей матчлары өчен дә яраклы.
Шугалак эш көннәрендә – 17:00 дән 22:00 гә кадәр (тимераякларны бирү – 21:00 гә кадәр), ял көннәрендә 10:00 дән 23:00 гә кадәр (тимераякларны бирү – 22:00 гә кадәр) ачык булачак. Керү – Чистай урамы ягыннан, Р9 парковкасы аша.
«Батыр» картасын күрсәткән очракта, мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар үз тимераяклары белән бушлай керә алачак.
Шугалакның эш режимы һәм прокат бәясе турында сылтама буенча белеп була.