Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.08.2019, 09:40

Голубятников урамы буенча урнашкан 30 номерлы йорт янында Unity Fest ишегалды җәелдереләчәк

Якшәмбе көнне биредә рәссамнар, дизайнер остаханәләре, лекторий, фудкорт, фриспейс эшләячәк, артистлар һәм музыкантлар чыгыш ясаячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август). 18-нче августта Казанда Unity Fest ишегалды сәнгать һәм иҗат коллаборацияләре фестивале узачак. Яңа Савин районының бер торак йортының ишегалдында - Голубятников ур., 30 адресы буенча уникаль мәдәният, сәнгать һәм шәһәр мохите объектлары булдырылачак. Биредә рәссамнар, дизайнер остаханәләре, лекторий, фуд-корт, фриспейс эшләячәк, ә сәхнәдә театр артистлары һәм музыкантлар чыгыш ясаячак.

8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр шәһәр халкы өчен гомуми ныгыту практикасы зоналары эшләячәк – монда реабилитацион йога, хатха-йога һәм цигунга кушылырга мөмкин булачак.

10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр урам рәссамнары композицияләр өстендә эшләячәк.

10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ишегалды киңлекләре өчен дизайнер сыерчык оялары һәм уңайлы инсталляцияләр булдыруга кушылырга мөмкин булачак.

Шул ук вакытта барлык теләүчеләр лекцияләр тыңлый алалар. Экспертлар чүпне аерым төрләргә бүлеп җыю һәм аны кабул итү пунктлары, мәгълүмати гигиена турында сөйләячәкләр, шулай ук биредә төрле шәһәрләрдән урам сәнгате вәкилләре белән open-talk узачак.

Фриспейс зонасында 10.00 – 18.00 сәгатьләрдә шәһәр халкы буккроссингта, өстәл уеннарында, посткроссингта, пленэрда, шигырьләр укуда катнаша, 16.00 сәгатьтән – сөйләшү дәрәҗәсендәге инглиз клубына кушыла һәм 17.00 сәгатьтән данеткаларда уйный ала.

Көн дәвамында шулай ук фуд-кортта көч җыеп, балалар интерактив күңел ачу чараларында катнашырга мөмкин булачак. Сүз уңаеннан, яшь шәһәрлеләр өчен 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ишегалды уеннары оештырыла: классиклар, скакалкада сикерү, туп тидерү, футбол буенча чемпионат.

Моннан тыш, йорт ишегалдында урнаштырылачак сәхнәдә 16.30 сәгатьтән – музыкантлар, ә 17.00 сәгатьтән - шәһәрнең бию һәм театр коллективлары артистлары чыгыш ясаячак.

Бәйрәм 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар