Фото: балалар һәм яшьләр эшләре комитеты

«Ял» үзәге әйдаманнары «Педагогик командалар һәм технологияләр инкубаторы» республика конкурсында беренче урынны яулаган. Өч көн дәвамында егетләр һәм кызлар үзләренең осталыкларын күрсәткән, яңа белемнәр туплаган һәм конкурс сынауларында катнашкан. Болар хакында Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты хәбәр итте.

Икенче урын ияләре – «Яшел каникуллар» лагере әйдаманнары, өченчедә – «Интеллект-КАИ» командасы.

Шулай ук «Ял» үзәге әйдаманнары «Тапкырлык» махсус номинациясендә җиңүгә ирешкән, ә команда кураторы Владивостокта узачак IV Халыкара фестивальдә катнашу өчен Татарстан җыелма командасы составына кергән.

Исегезгә төшерәбез, бу җәйдә Казан укучылары «Ял» үзәгенең тугыз лагерьда ял итә алачак. Бушлай юлламалар авыр тормыш хәлендә калган яки социаль куркыныч хәлдә булган балаларга, профилактик исәптә торучы, девиант тәртипле балигъ булмаганнарга һәм Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүчеләргә биреләчәк.

2024-05-22T12:39:44+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.