В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Почта блогы 27 мең нөсхә белән чыгарылган.
Фото: ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәнең цифрлы үсеш министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль). Кичә Татарстан башкаласында иң хөрмәтлеләрдән саналган Казан Мәрьям Ана иконасы соборын изгеләндерү булды. Махсус бу вакыйга уңаеннан «Россия почтасы» марка чыгарды.
Анда бинаның үзен һәм аңлатма язуларын күрергә мөмкин: «Казан Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборы 1807 елда төзелгән / 2021 елда яңадан торгызылган». Собор контурын махсус штемпель бизи. «Беренче көн» конвертында танылган рәссам Турнереллиның «Казан Богородицкий монастыре. 1839 ел» дип язылган литографиясе сурәтләнгән. Татарстан Республикасының сынлы сәнгать дәүләт музее». Бу чара 21-нче июльдә булды. Почта блогы 27 мең нөсхә тираж белән чыгарылган, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгының матбугат хезмәте.
Казан Изге Ана иконасы соборы XVIII-XIX гасырлар чигендә төзелгән, әмма 1932 елда җимерелгән. Аны торгызу 2016 елда башланды, бу максатларга 2,7 млрд сум ирекле иганәләрдән һәм ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фондыннан акча җәлеп ителде.