В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вернисажга керү ирекле
Денис Гордийко фотосы
Бүген, 24 февральдә, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә татар рәссамы һәм скульпторы Бакый Урманченең эшләре урын алган «Төс белән чигелгән истәлекләр» күргәзмәсен ачу тантанасы була.
Казан Кремлендә беренче тапкыр бер мәйданчыкта ике әйдәп баручы музей җыелмаларыннан торган эшләр тәкъдим ителә. Бакый Урманче музее «Хәзинә» галереясенә әлеге проект өчен махсус 30 дан артык әһәмиятле эш тапшырган.
Экспозициягә останың барлык иҗади мирасы – рәсем сәнгатеннән алып скульптура әсәрләренә кадәр куелачак. Төп экспонатлар буларак аның замандашларының – татар һәм башкорт әдәбияты классикларының скульптура портретлары, рәссам биографиясе белән бәйле, әмма халыкка аз мәгълүм фактларны ача торган гаилә җыентыгындагы үзенчәлекле фотосурәтләр һәм документлар, иҗади эшләре урын алачак.
Экспозициянең исеме Бакый Урманче иҗатының төп үзенчәлеген чагылдыра: аның эшләрендә халкыбызның декоратив-гамәли сәнгать традицияләре татар мәдәниятенең рухи чыганакларын фәлсәфи яктан аңлау белән бергә үреп алып барыла. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән рәсем сәнгате, скульптура һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре үзенчәлекле «кояш палитрасы» һәм лирик сәнгатьлелек белән аерылып тора. Аларда рәссамның туган җире, ата-бабаларыбыздан мирас булып калган гореф-гадәтләр, халык тормышы турындагы истәлекләре җанлана, дип хәбәр итә Казанның Музей комплексы матбугат хезмәте.
Экспозиция Казан Кремле территориясендә Шейнкман урамы, 12 адресы буенча тәкъдим ителә.
Ачылу тантанасы 16:00 сәгатьтә башлана.
Күргәзмә бушлай оештырыла.