Ярышлар Санкт-Петербургта узды һәм 20 илдән килгән спортчыны берләштерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). Казанның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр Россиянең атказанган тренеры Анатолий Рахлин истәлегенә багышланган дзюдо буенча VII традицион яшүсмерләр турнирында бронза призерлары булдылар. Ярышлар кичә Петербургның «Юбилейный» спорт сараенда узды.
«Батыр» дзюдо үзәгендә тәрбияләнүче Дарья Баскакова 40 кг авырлык категориясендә өченче урынны алды, ә «Тасма» спорт мәктәбен тәкъдим иткән Ангелина Бочкарева 48 кг авырлык категориясендә бронза медаль яулады.
Ярышларда барлыгы 20 илдән спортчылар катнашты, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.