Ярымфиналда спортчы Олимпия уеннарының ике тапкыр призеры булган Ксения Перовадан өстен чыкты.
Фото: «Тасма» олимпия резервы спорт мәктәбе
«Тасма» олимпия резервы спорт мәктәбе укучысы «классик җәя» (18 метр) дисциплинасында беренче урынны алды. Ярымфинал очрашуында Дарьяның көндәше Олимпия уеннарының ике тапкыр призеры булган Ксения Перова булды. Ә инде финалда Казан спортчысы мәскәүле Нуриниссо Мәхмүтова белән очрашты һәм аны 7:3 исәбе белән узып китте.
«Дарьяның Россия чемпионатында җиңүе безнең өчен бик мөһим һәм кыйммәтле! – дип уртаклашты «Тасма» олимпия резервы спорт мәктәбе директоры, Россиянең атказанган тренеры Резеда Шурыгина. – Ул бик тырыш һәм талантлы спортчы, тренеры Ринат Кәлимуллин белән берлектә нәтиҗәгә эшләргә һәм эшне ахырына җиткерергә күнеккән. Без аның җиңүе белән бик горурланабыз! Һәм Казан Мэры Илсур Метшинга һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәбез».
Дарья Орешникова – җәядән ату буенча халыкара класслы спорт мастеры, команда зачетында юниорлар арасында уктан ату буенча Европа беренчелеге җиңүчесе (Төркия, 2019 ел), шулай ук Идел буе федераль округы чемпионаты җиңүчесе.